news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Сәгыйрь Сәмигуллинга ярдәм итү өчен хәйрия концерты узачак

Концерттан кергән акча Сәгыйрь Сәмигуллинны дәвалауга һәм реабилитация уздыруга тотылачак.

Казанда Сәгыйрь Сәмигуллинга ярдәм итү өчен хәйрия концерты узачак

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). 21 июньдә, 18:30 сәгатьтә «Уникс» концертлар залында Сәгыйрь Сәмигуллинга ярдәм итү өчен «Хыял» продюсерлык үзәге хәйрия концерты оештыра.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, концертта татар эстрадасы җырчылары Рифат Зарипов, Филүс Каһиров, Ришат Фазлыйәхмәтов, Эльмира Кәлимуллина, Илназ Сафиуллин һәм башкалар катнашачак. «Уникс» фойесында хәйрия ярминкәсе оештырылачак. Концерттан кергән акча Сәгыйрь Сәмигуллинны дәвалауга һәм реабилитация уздыруга тотылачак.

Хәзерге вакытта Сәгыйрь Мәскәүдәге «Три сестры» реабилитация үзәгендә тернәкләнү уза. Монда тору һәм дәвалану бер тәүлеккә 23 000 мең сум тора. Моның өчен 700 000 мең сум җыярга кирәк.

Чараның мәгълүмати партнерлары «Болгар Радиосы», «Татар Радиосы» теле-радиокомпанияләре.

Шулай ук чараны уздырырга «ЧайЧак stories», «Кукмара Балы», «Золотые традиции» ярдәм итә.

2019 елның 25 октябрендә М7 трассасын коточкыч фаҗига була, Сәгыйрьнең автомобиле авариягә очрый. Сәгыйрьне Мамадыш хастаханәсенә алып китәләр, 7 сәгать операция ясыйлар, вертолетта РКБның нейрохирургия бүлеге реанимациясенә бик авыр хәлдә алып киләләр. Сәгыйрьне шундук үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар, баш сөягенә трепанация ясыйлар, аның сул аягы һәм кулы бик нык имгәнгән була.  

Ике ай дәвамында Сәгыйрь РКБда нейрохирургия реанимациясендә ике ай комада ята, табиблар медикаментоз рәвештә аның кан басымын җайда тота, өч ай дәвамында Сәгыйрь үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты аша сулый, шулай ук алты ай дәвамында зонт аркылы туклана.

Хәзер Сәгыйрьнең хәле уртача тотрыклы, мөстәкыйль туклана, сөйләшергә тырыша һәм яңадан үз-үзен карарга өйрәнә. Әмма Сәгыйрь әле дә йөри алмый һәм гәүдәсе белән үзе идарә итә алмый.

Алда Сәгыйрьне озакка сузылган реабилитация көтә, шулай ук кулына һәм уң як очасына операция ясаячаклар.

Социаль челтәрләргә челтәрләргә сылтама.

«Три сестры» хастаханәсе сайты.

Хатынының контакт мәгълмүатлары: 8(919)-697-77-22 Сәмигуллина Рузилә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100