news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәбендәге атышта зыян күргән тагын бер бала Мәскәүдән өенә кайтты

Яшүсмернең хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Казанның 175нче гимназиясендә булган атышта зыян күргән 8А сыйныф укучысы Тимур З. Мәскәүдән Казанга кайтты. Ул Мәскәүдә дәваланган иде. Малайның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

«Ул әлегә өйдә, табиблар күзәтеп тора», — дип сөйләде малайның әтисе Марат З.

Тимур З. 12 май көнне махсус рейс белән Мәскәүгә җибәрелде. Ул иң зур зыян күргән биш баланың берсе иде.

Яшүсмернең үпкәләре ясалма вентиляция аппаратына тоташтырылган булган. Ул наркозда булган. Мәскәү табиблары аның тәненнән кыйпылчыкларны алу өчен берничә операция ясаган, кан салганнар.

«Баулы-информ» басмасы мәгълүматлары буенча, Тимур 11 майдан аңсыз булган. 19 май көнне операция ясаганнан соң гына аңына килгән, мөстәкыйль рәвештә сулый һәм сөйләшә башлаган.

Элегрәк «Татар-информ» атыш вакытында зыян күргән бер кызның Мәскәү хастаханәсеннән чыгуы турында хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100