Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан инновация университетында милли аш-су студиясе ачылды
Биредә IT-технологияләр белән эшли ала торган заманча пешекчеләр әзерләнәчәк.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүгенге пешекче IT-инженер да булырга тиеш, дип саныйлар Казан инновация университетында. Биредә IT-технологияләр белән җиһазландырылган Россиядә беренче татар кулинариясе студиясе ачылды.
Тимирязев исемендәге Казан инновация университетында ачылган уникаль аш-су студиясе Юныс Әхмәтҗанов исемен йөртә. Бу студия татар ашлары мирасын саклап калырга һәм аны заманча тәкъдим итәргә ярдәм итәчәк, ди оештыручылар. Алар моның университет өчен кадрлар әзерләү һәм кулинария индустриясен үстерүнең яңа этабы булуын ассызыклый.
«Казан Россиянең гастрономия башкаласы дигән югары статус алды. Бу статусны саклап калу өчен югары квалификацияле кадрлар кирәк. Үзебезнең милли кулинария кафедрасы кысаларында заманча җиһазландырылган студиядә без шундый кадрларны әзерләячәкбез», — диде журналистларга Казан Инновация университеты ректоры Асия Тимирясова рәсми ачылыш алдыннан.
«Пешекчене кызган таба янында тора дип күзаллаучылар бар. Бүгенге пешекче яңа компетенцияләргә ия булырга, программалаштыруны белергә, ягъни, IT-инженер булырга тиеш. Заманча цифрлы технологияләрне белмәсәң бу җиһазларны куллана алмаячаксың», — дип дәвам итте ул.
Милли кулинария ачылу тантанасына Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов, Казан шәһәренең туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова, Юныс Әхмәтҗановның кызы Фәридә Давидова һәм башкалар чакырылган иде. Рәсми ачылыштан соң Университет ректоры Асия Тимирясова кунакларны уку йорты кысаларында чыккан аш-су китаплары белән таныштырды. Биредә Каюм Насыйриның аш-су рецептларыннан торган уникаль китабы аеруча игътибарга лаек.
Кунакларга студияне аның тулы хуҗалары булган студентлар тәкъдим итте. Лабораториянең кызыклы җиһазы — интеллектуаль күпфункцияле таба. Ул 350 ризык әзерләү программасына ия. Ризыкны үлчәп кенә калмый, эчке температурасын да төгәл билгели. Бәясе 2 млн сумнан артык булган әлеге таба Германиянең Rational компаниясеннән кайтарылган. Россиянең бер генә уку йортында да мондый җиһаз юк, ди оештыручылар. Табаны немец компаниясе бушка биргән. Юныс Әхмәтҗанов исемен йөрткән студияне Университетның дизайн бүлеге студентлары бизәгән. Биредәге һәр деталь, хәтта өстәлләргә куелган салфеткалар да кабатланмас итеп эшләнгән.
«Туган еллар һәм милли бердәмлек елында шушындый искиткеч студия ачылды. Биредә безнең студентлар гына укып калмый, рестораннарда эшләүчеләр өчен осталык дәресләре дә үтәчәк», — диде Университетның декан урынбасары Лилия Родникова.
«Моннан ике ел элек Казанда милли шоу-рум ачу идеясе килде — 2021 елда без аны тормышка ашыра алдык. Технологлар әзерләү өчен институт белән берлектә студия ачтык. Биредә ике берәмлек җиһаз куелган. Алар Германиядә кулдан җыелган», — дип аңлатты Rational компаниясенең региональ вәкиле һәм шеф-повар Рамил Әхмәтов.
«Студентлар үз максатлары кайнар таба янында тору гына булмавын аңласыннар, алар профессиональ җиһазлар белән эшләргә өйрәнеп, яхшы нәтиҗәләргә ирешә алсыннар», — дигән теләкләрен җиткерде ул. Рамил Әхмәтов бу җиһазларда теләсә нинди татар милли ризыгын әзерләп булуына ышандыра.
«Бөтендөнья татар конгрессы каршында татар халык милли ашлары буенча координацион совет төзелде. Безнең максат — татар милли ризыкларын Татарстанда гына түгел, татарлар тупланып яшәгән төрле төбәкләрдә җәелдерү. Алдыбызда татар ашларының брендын күтәрү мәсьәләсе тора», — диде Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Данис Шакиров. «Безнең берәр эшмәкәр татар халык ашлары буенча берәр төбәктә кафе яки ресторан ачарга уйлый икән, ул Казанга килеп аның үрнәген алырга тиеш. Аның өчен бу база булдырылды да инде — бирегә килеп мастер-класслар алып булачак», — диде ул.
Казан инновация университетында Милли кулинария бүлегендә хәзерге вакытта 300 студент белем ала. Аларның бер өлеше көллияттә укыса, бер өлеше югары белем ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз