Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлат районында йөзенче булып туган баланы әнисе белән хастаханәдән чыгардылар
Яшь гаиләгә «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле медален тапшырдылар.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Нурлат районында ТАССРның 100 еллыгы елында туган йөзенче сабыйны әнисе белән өйгә чыгардылар. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
ТАССРның юбилей елында 11 июньдә Колчановлар гаиләсендә Полина Максимовна дөньяга аваз салган. Баланың авырлыгы 3500 г, озынлыгы 58 см. Полина Колчановлар гаиләсендә беренче бала.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин тантаналы шартларда яңа туган сабыйның әти-әнисенә туу турында таныклыкны, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын һәм «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлекле медален тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз