news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә дирижер Фуат Мансуров һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Күренекле музыкант вафат булганга ун ел тулды. Ул Троекуров зиратында җирләнгән.

Мәскәүдә дирижер Фуат Мансуров һәйкәленә чәчәкләр салдылар
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Быел Россиянең халык артисты, Россия Зур театр дирижеры Фуат Мансуровның вафатына 10 ел булды. Мәрхүмне искә алып, мөселман традициясе буенча дога укылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Троекуров зиратындагы бөек музыкант каберенә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәү татар автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Вәкаләтле вәкиллек хезмәткәрләре чәчәкләр салды.

Ул 2010 елның 11 июнендә Мәскәүдә вафат булды. Дирижерга кабер ташы 2014 елда Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге инициативасы һәм ярдәме белән куелган иде.

Вәкаләтле вәкиллек ел саен Мәскәүдә Фуат Мансуров истәлегенә хәйрия концертлары үткәрә. Аларда яшь музыкантлар да, Мансуров белән бергә эшләргә туры килгән кешеләр дә катнаша.

Фуат Мансуров - Россия, Татарстан һәм Казахстанның халык артисты. Россия Зур театры дирижеры булып 40 елдан артык эшләгән бердәнбер музыкант. Шулай ук Казахстан ССР Дәүләт симфоник оркестрының, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе, Мәскәү дәүләт, Казан дәүләт консерваториясе профессоры була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100