news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда Җиңү парады Казанда гына булачак

Казанлылар һәм республика халкы тантана трансляциясен телевизордан карый алачак.

Быел Татарстанда Җиңү парады Казанда гына булачак
Рамил Гали

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). 24 июньдә Җиңү парады бары тик Казанда гына булачак, Татарстанның башка шәһәрләрендә парад уздыру планлаштырылмый. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.

«Татарстан районнарында мондый чаралар уздыру каралмаган. Җиңү парады кайбер чикләүләр белән Казанда гына узачак», — дип аңлатты Ләйлә Фазлыева.

Казанда тантана 10:00 сәгатьтә Ирек мәйданында башланачак. Башта Мәскәүнең Кызыл мәйданындагы парад һәм Россия Президенты Владимир Путинның чыгышы трансляцияләнәчәк. Шуннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаячак.

Соңыннан тантаналы төстә Казан хәрби гарнизоны, Эчке Эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия, Россия Юстиция министрлыгы гаскәрләре, югары уку йортлары һәм республиканың иҗтимагый берләшмә вәкилләре узачак.

Моннан тыш, хәрби һәм тарихи техника, шулай ук ретроавтомобильләр йөреше планлаштырылган. Шуннан соң, солистлар хәрби оркестрга кушылып «Җиңү көне» җырын башкарачак. Аннан соң концерт булачак. Сәлих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы каршында хәрби һәм тарихи техника күргәзмәсе эшләячәк.

Шактый катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында, Казанда Җиңү парады тамашачыларсыз гына узачак. Тантананың туры трансляциясен ТНВ телеканалыннан карап булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100