Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санитар-экологик чисталык икеайлыгы барышында Әлмәттә 14 меңгә якын агач утыртылган
Район һәм шәһәрдә әлеге чара 1 апрельдә старт алган иде
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Әлмәттә санитар-экологик чисталык икеайлыгына нәтиҗә ясадылар. Башкарма комитетта Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә киңәшмә булып узды. Шәһәр һәм районда чисталык икеайлыгы 1 апрельдә старт алган иде.
“Бездә ул ике айдан да артыграк дәвам итте. Бу вакыт эчендә шәһәрдә 6892, авыл җирлекләре территорияләрендә 7 меңнән артык агач утыртылды. Без 9 санитар җомга үткәрдек, 2 өмә оештырылды. Аларда барлыгы 65 мең тирәсе кеше катнашты, 1196 берәмлек техника җәлеп ителде, 1347 машина чүп чыгарылды”, - диде үз чыгышында район башлыгы.
Икеайлык барышында законсыз оештырылган чүплекләрне ачыклау буенча зур эш алып барылган, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз