Буа районында ТР Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары гражданнарны кабул итәчәк

Алдан язылу өчен телефон: 8(85594) 9-35-86

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә Россия Тикшерү Комитеты ТР буенча идарәсенең Буа районара бүлегендә, республика тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Мөссалимов гражданнарны кабул итәчәк.
Чара Буа шәһәренең Һ. Такташ урамы, 26 нчы йорт адресы буенча узачак. Алдан язылу өчен телефон: 8(85594) 9-35-86. Бу хакта РФ ТК ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.