news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәнең кайбер предприятиеләрендә хезмәт хакы бирү таләпләре бозылган

Әтнә районы прокуратурасы тарафыннан район предприятиеләрендә хезмәт законы үтәлеше тикшерелгән

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Әтнә районы прокуратурасы, районның “Дусым”, “Күлле-Киме”, “Сельхозтехника”, “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрендә, “Мәнгәр”, “Кушар”, “Шахтер”, “Ташчишмә”, “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларында һәм башка оешмаларда хезмәт законы үтәлешен тикшергән, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.
РФ Хезмәт кодексының 136 нчы маддәсе нигезендә, айлык хезмәт хакы һәркемгә ике тапкырга бүленеп бирелергә тиеш. Тикшерү барышында ачыкланганча, югарыда күрсәтелгән оешмаларда хезмәт хакы айга бер мәртәбә генә бирелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, законны бозган предприятие җитәкчеләренә һәм аларның баш хисапчыларына карата административ эш кузгату турында 18 карар чыгарылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot