news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама Өченче буын университеты студентларына дипломнар тапшырылды

Студентлар беренче медицина ярдәме буенча белем туплаган.

Түбән Кама Өченче буын университеты студентларына дипломнар тапшырылды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Түбән Камада Өченче буын университетының «Медицина белемнәре нигезләре» факультеты студентлары өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлады. 35 кеше диплом алды.

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев аларны бу тантаналы көн белән котлады һәм шулай ук коронавирустан вакцинация ясату кирәклеген дә искәртте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Сәламәтлек саклау ветераннар советы рәисе Людмила Чернова сүзләренчә, факультетта медицина белеме буенча уку октябрь аенда башланырга тиеш булса да, быел лекцияләрнең бары тик февраль аенда гына башланган. Шуңа да карамастан, студентлар беренче медицина ярдәме буенча белем туплаган.

Ветераннар советы Рәисе Григорий Китанов табибларга курсларны алып барганнары өчен зур рәхмәтен җиткерде.

Курсны тәмамлаучылар медицина хезмәткәрләре Зөлфирә Бигашева, Земфир Әхмәтшин, Нина Пахмурина, Эльза Габитова, Виктор Мокшин, Эльвина Абызова, Зоя Климина, Әлмир Садыйкин, Анастасия Шәйхелисламова, Андрей Аркадьев, Надежда Кубасоваларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100