news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Константин Толкачев: Туган телләрне саклауда хезмәттәшлек итәргә тиешбез

Башкортстан Дәүләт Җыены Корылтай рәисе Актанышта ике республика парламентлары профильле комитетларының уртак утырышларында катнашты.

(Актаныш, 18 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Башкортстан һәм Татарстан  халыкларның милли үзенчәлекләрен, туган телләрен саклауда, аларны өйрәнүдә уңайлы шартлар тудыруда хезмәттәшлек итәргә тиеш. Бу гомуми бурыч. Башкортстан Дәүләт Җыены Корылтай рәисе Константин Толкачев Актаныштагы утырышта шул хакта әйтте.

«Мәгариф урбанизациясе уку процессында туган телнең ролен билгеләүдә зур эш таләп итә. Телне өйрәнгәндә, бала шәхес буларак формалаша, үз халкының традицияләре, тамырларына якыная. Соңгы вакытта туган телне белүчеләрнең кимү тенденциясе күзәтелә. Балалар җәмәгатьчелек урыннарында туган телендә сөйләшергә ояла. Безнең республикалар туган телләрне саклап калуга йөз тота», — диде Толкачев.

Ул Татарстанга да бәя бирде. «Без сезнең тел сәясәтен гамәлгә ашыру, телләрне укытуда эш алымнары, уңышларыгыз өлкәсендә яхшы хәбәрдар. Безгә сезнең тәҗрибә бик кадерле», — диде. 

«Безнең дә билгеле бер тәҗрибә, эшләнмәләребез бар. Телләрне укытуда казанышлар гомуми казаныш булуы мөһим. Ябык киңлектә генә теге яки бу тел буенча югары сыйфатлы әзерлеккә ирешеп булмый. Без куәтле импульс алдык, бүген яңгыраган тәкъдимнәр җентекләп өйрәнеләчәк», — дип белдерде Башкортстан парламенты рәисе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100