news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казандагы иң зур фонтан Түбән Кабан күлендә эшли башлады

Йөзә торган фонтандагы су агымы 32 метр биеклеккә җитә.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Түбән Кабан күлендә Казандагы иң зур фонтан эшли башлады.

Фонтанда су агымының биеклеге 32 метрга җитә, ә кичен ул төрле төстәге яктырткычлар белән яна башлый, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

Бүгенге көндә шәһәрдә бу елда сафка бастыруга планлаштырылган барлык 24 шәһәр фонтаны эшли.

Беренче өчесе апрель урталарында ук эшләп китте, калганнарын тәртипкә китерделәр һәм кышкы консервациядән соң чиратлап май бәйрәмнәренә тоташтырдылар. 

Түбән Кабан күлендәге йөзә торган фонтан эшләтеп җибәрү өчен соңгы булып әзерләнде, чөнки аны әзерләү өчен күбрәк вакыт, белгечләр һәм техника кирәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot