Гурбангулы Бердымөхәмәдов Рөстәм Миңнехановка төрекмән алабаен бүләк итте

Рөстәм Миңнеханов алабай этен тотып төшкән фотосын инстаграмга куйды

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәмәдов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка төрекмән алабаен бүләк итте.

Рөстәм Миңнеханов алабай этен тоткан фотосын инстаграмга куйды һәм аны Бердымөхәммәдов бүләк иткәнен язды.

«Рәхмәт, Гурбангулы Мяликгулыевич!» — диелә постта.