news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Без һәрвакыт башкорт тугандаш халкын иң якыны итеп тойдык

Актанышта күп милләтле илдә үзара багланышларны үстерүдә туган телләр роле турында сөйләштеләр.

(Актаныш, 18 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Без һәрвакыт башкорт тугандаш халкын иң якыны итеп тойдык», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Актанышта ике республика депутатлары катнашында узган утырышта. 

Ул ике тугандаш республика — Татарстан белән Башкортстан дуслыгы күптәннән килгәнен ассызыклады. «Соңгы елларда ул дуслык тагын да яңарды. Безне күп гасырлык традицияләр берләштерә. Музыкаль культура да якын, динебез бер, шуңа күрә иҗади коллективлар бер-беребезгә еш йөри», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Ул Корылтай һәм Татарстан парламенты арасында рәсми килешү дә булганын әйтте. Күптән түгел 2019 елда ике республика арасында алдагы хезмәттәшлек буенча меморандум төзелгәнен искәртте.

«Уфадан, Башкортстанның башка районнарыннан хакимият органнары вәкилләрен генә түгел, төрле иҗат әһелләрен кабул итәбез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты җитәкчесе туган телләр роле күп милләтле илдә үзара багланышларны үстерүдә аеруча мөһим булганын әйтте. «Татарстанда 173 милләт. Төрле диндә, төрле телдә сөйләшәләр. Без бу эшне дәүләт сәясәте итеп эшләдек. Татарстан халыклары асамблеясе булдырылды. Төрле илләрдән күп кенә делегацияләр килә. Шуннан башка күп милләтле республиканы саклап калып булмас иде», — диде. 

«Татарстан — уртак йорт, ул төрле телләрдә сөйләшүче һәр халык өчен уңайлы, кулай булырга тиеш», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстан Президентының 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан иткәнен искәртте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100