news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры Дәүләт Думасына китүе турындагы имеш-мимешләрне кире какты

Якындагы биш елда Наил Мәһдиев үз постыннан китәргә җыенмый.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Якындагы биш елда Чаллы мэры Наил Мәһдиев үз постыннан китәргә җыенмый. Бу хакта ул instagram челтәрендә туры эфир вакытында белдерде.

Мәһдиев эфирга әзерлек вакытында транспорт, социаль һәм башка мәсьәләләрдән тыш, шәхси сораулар да керүен әйтте. Әйтик, Чаллы кешеләренең берсе Дәүләт Думасына күчәргә җыенмыймы икәнлеге белән кызыксынган.

«Сорау бирделәр. "Хөрмәтле Наил Гамбәрович, сез Дәүләт Думасында депутат булырга җыенасызмы?“ Җавап бирәм - юк. Беркая да җыенмыйм», - дип искәртте ул.

Мәһдиев аңлатканча, ул «Бердәм Россия» праймеризында катнаша, әмма депутат сыйфатында түгел, ә алдан тавыш бирү уздырылачак шәһәр мэры буларак.

«Үз оппонентларымның кәефен төшерергә телим: сезгә хәзерге мэр белән 2025 елга кадәр чиләнергә туры киләчәк әле», — дип шаяртты ул. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100