news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан парламенты башлыгы корал әйләнешен катгыйландыруны хуплады

«Безнең парламент теләктәшлек күрсәтеп, сезне хупларга әзер», — диде Константин Толкачев.

(Актаныш, 18 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Башкортстан парламенты башлыгы Константин Толкачев корал тоту кагыйдәләрен катгыйландыруны хуплады. 

«Казандагы фаҗига безгә белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык системасы нәтиҗәсез булуын күрсәтте һәм иминлек мәсьәләсенә карашны үзгәртте. Мондый вакыйгалар бүтән кабатланмасын өчен бөтен чараларын күрү кирәк», — диде Толкачев Актанышта Татарстан һәм Башкортстанның мәгариф буенча профильле комитетларының уртак утырышында.

Константин Толкачев Башкортстан парламенты элек хөкем ителгән һәм исерек хәлдә руль артында тотылган кешеләргә коралга лицензияне тыю турында тәкъдимне хуплавын әйтте.

«Корал алу яшен арттыру, Коралланган көчләрдә хәрби хезмәт үтмәгән кешеләргә коралга лицензия бирмәү, корал һәм шартлаткыч матдәләрне законсз сату өчен җаваплылыкны арттыру турында тәкъдим бар», — диде Башкортстан парламенты рәисе. Ул Дәүләт Думасына федераль закон проекты әзерләргә кирәк дип саный.

«Татарстан Дәүләт Советы, зыян күргән төбәк буларак, бу мөһим эштә беренче скрипка булырга тиеш. Безнең парламент теләктәшлек күрсәтеп, сезне хупларга әзер», — диде Константин Толкачев.

Ул мәктәпләрдә каравыл, сак өчен акча ата-аналардан җыелырга тиеш түгел, ә бюджетта салынырга тиеш дип саный.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100