news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең яңа башлыгы билгеләнде

Хәзер әлеге вазифаны полиция капитаны Руслан Харисов башкарачак.

Алабугада  юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең яңа башлыгы билгеләнде
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 18 май, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлегенең яңа начальнигы билгеләнде. Ул — полиция капитаны Руслан Харисов. 

2021 елның 14 маенда аны рәсми рәвештә шәхси состав белән таныштырдылар. Хәзерге көнгә кадәр Харисов Руслан Менделеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифасын башкарган.

Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлегенең теркәү-имтихан бүлегенең яңа башлыгы билгеләнде. Хәзер әлеге вазифаны полиция капитаны Васылов Илфир башкарачак. Ул моңа кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлегенең техник күзәтчелек өлкән дәүләт инспекторы вазифасын үтәгән.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары командиры итеп элек Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы вазифасын башкарган Илнар Вәлиев билгеләнде.



news_right_1
news_right_2
news_bot