Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазы авылында яңа чүп контейнерлары урнаштыра башладылар
Барлыгы сиксәннән артык контейнер куелачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Ютазы, 18 май, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Лилия Гәрәева). Ютазы авылында узган атнада капкачлы яңа контейнерлар куя башладылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Бүгенге көндә 34 контейнер инде урнаштырылды. Алар барлыгы 80 данәдән артык булачак. Халык контейнерларга сакчыл мөнәсәбәттә булыр дип өметләнәм», — дип хәбәр итте Ютазы авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Рәис Галимов.
Алдан хәбәр иткәнебезчә, республиканы ике зонага — көнчыгыш зонага — (ул зонага Яр Чаллы шәһәре һәм 23 муниципаль район, шул исәптән Ютазы районы) һәм көнбатыш зонага бүлделәр. Көнчыгыш зонаның операторы булып «Гринта» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте билгеләнде.
«Гринта» җәмгыяте киләчәктә барлык авыл җирлекләрендә дә шундый контейнерлар куярга вәгъдә итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз