news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ДОСААФ бинасы фасадына Гайнулла Шакиров истәлегенә такта куелачак

Республиканың ДОСААФ җәмгыятенең элеккеге җитәкчесе исемен мәңгеләштерү карарын Татарстан Министрлар Кабинеты хуплады.

Татарстанның ДОСААФ бинасы фасадына Гайнулла Шакиров истәлегенә такта куелачак
Михаил Захаров

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). 1967-1990 елларда ДОСААФ оешмасы эшчәнлеген җитәкләгән генерал-майор Гайнулла Шакиров исеме мемориаль такта белән мәңгеләштереләчәк. Ул Патрис Лумумба урамындагы 4 йорт бинасына куелачак. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинеты карар кабул иткән.

«Бу бинада 1974-2001 елларда Татарстанда хәрби-патриотик эшне оештыручы, 1967-1990 елларда ДОСААФ Татарстан өлкә комитеты рәисе генерал-майор Гайнулла Шәрип улы Шакиров эшләде» дигән сүзләр тактага рус һәм татар телләрендә язылачак.

Быел шулай ук ДОСААФ үзәк бинасында оешманың музеен ачу планлаштырыла. Ә бина фасадындагы мозаик панно реконструкцияләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100