news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә айлык тупланма пенсия күләме кимергә мөмкин

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тупланмаларны түләү срогын арттыру турында закон проектын эшләгән.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). 2021 елда айлык тупланма пенсия күләме 2020 ел белән чагыштырганда кимергә мөмкин. Бу Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан тупланган акчаларны түләү вакытын арттыру турындагы закон проекты белән бәйле. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

 Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән «2021 елга тупланма пенсияне түләүнең көтелгән чоры турында»гы закон проекты пенсиянең тупланма өлешен исәпләү вакытын алты айга, ягъни 2022 елга кадәр арттыруны күздә тота.

Шулай итеп, тупланма суммасы элегрәк булганча 258гә түгел, ә 264 өлешкә бүленәчәк. Росстат мәгълүматларына сылтама белән, документка аңлатма язуында алда көтелгән гомер озынлыгы пенсия яшендәге ир-атлар өчен 16,86 ел һәм хатын-кызлар өчен 26,56 ел тәшкил итә, диелә.

«Көтелгән түләү чоры» күрсәткече бары тик тупланма пенсияне исәпләгәндә генә кулланыла. Көтелгән түләү чоры дәвамлылыгы ел саен федераль закон тарафыннан рәсми статистик мәгълүматлар нигезендә билгеләнә», – дип аңлатма бирделәр  бу яңалыкка Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100