news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Бүздәк районындагы Татар тарихи-мәдәни үзәге иҗади бәйгегә чакыра

Башкортстанның Бүздәк районы Килем авылы Татар тарихи-мәдәни үзәге конкурста катнашкан һәр балага татлы бүләк вәгъдә итә.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). 17 майда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган яңа дистанцион иҗади бәйге старт алды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкортстанның Бүздәк районы Килем авылы Татар тарихи-мәдәни үзәге балаларны «Бәхетле балачак» дип аталган ачык дистанцион иҗади конкурста катнашырга чакыра. Конкурс Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелә. Бәйгедә катнашучылар бүләкләр алачак. 

Конкурска эшләр 2020 елның 18 маеннан 31 маена кадәр кабул ителә. Нәтиҗәне 2020 елның 5 июненә кадәр ясау ниятләнә.

Дистанцион конкурста мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укучылары, 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Конкурста түбәндәге номинацияләр бар: «Рәсем» номинациясе (балалар хыялларын, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көненә мөнәсәбәтен чагылдырган балалар рәсемнәре кабул ителә, бу асфальтта ясалган рәсемнәр дә булырга мөмкин һ. б.);

«Декоратив-гамәли иҗат» номинациясе (Балаларны яклау көненә багышланган аппликацияләр, кул эшләнмәләре, открыткалар кабул ителә);

«Фотография» номинациясе (Балаларны яклау көненә, «Бәхетле балачак» темасына багышланган балалар бәйрәменнән фотографияләр, фоторәсемнәр кабул ителә).

Җиңүчеләр Диплом белән бүләкләнә. Катнашучыларга конкурста катнашучы сертификаты тапшырыла. Һәр катнашучы бала татлы бүләк алачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100