news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән территориаль иҗтимагый үзидарәсе республиканың грант ярдәмен алачак

Бу акчаны теләсә нинди идеяне чынга ашыруга тотарга мөмкин.

Яшел Үзән территориаль иҗтимагый үзидарәсе республиканың грант ярдәмен алачак
http://yashel-uzan.ru/

(Яшел Үзән, 18 апрель, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Казанда 2020 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Яшел Үзәнгә актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек өчен конкурста беренче урын һәм «Шәһәр яны» территориаль иҗтимагый үзидарәсендә 665 мең сумлык бүләкләү каралган.

«Бу акчаны без теләсә нинди идеяне чынга ашыруга һәм инициативага тотарга хокуклы. Халык белән без фикер алыштык һәм акчаларның бер өлешен „балалар шәһәрчеге“ проектына тотачакбыз — балалар мәйданчыгын җиһазларбыз, дигән карарга килдек. Тагын бер максат — йортсыз хайваннар белән эш итүгә яңача якын килү: мәйданчык, ашату, кайбер кагыйдәләр», — дип сөйләде территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Алексей Туганов.

Моннан тыш, концерт мәйданчыгы һәм хоккей тартмасы бар, алар өчен җиһазлар һәм инвентарь сатып алырга планлаштырыла. Акчаның бер өлешен Яңа ел чараларына калдыру һәм 60 яшьән өлкәнрәк кешеләр өчен проектлар оештыру турында фикер алышу ниятләнә.

Ярдәмне тагын ике территориаль иҗтимагый үзидарәсе алачак: Яшел Үзән «Гари поселогы» һәм Карамалы Тау бистәсенең «Мизиновский». Алар 4нче урын өчен, шулай ук, үз идеяләрен тормышка ашыру максатына, 298 мең сум акча алачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1-5 урыннарны алган территориаль иҗтимагый үзидарәләрны бүләкләүгә 50 млн сумлык 120 грант каралган. Районнан конкурска 3 территориаль иҗтимагый үзидарәсе гариза биргән, өчесе дә югары бәя алган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100