news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Октябрьский шәһәрендә башкорт түшелдереге ясау буенча осталык дәресе булды

Чара «Милли кием көне» кысаларында үткәрелде.

Октябрьский шәһәрендә башкорт түшелдереге ясау буенча осталык дәресе булды
https://tugan-yak.rbsmi.ru

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Октябрьский шәһәренең Милли мәдәниятләр үзәгендә «Милли кием көне» кысаларында башкорт түшелдереге (нагрудник) ясау буенча осталык дәресе үткәрелде.

Башкорт Корылтаеның шәһәр башкарма комитеты әгъзасы Дилбәр Фәхретдинова түшелдерекнең күз тию һәм башка начарлыклардан саклаучы әсбап буларак кулланылуы турында бәян итте. Бу турыда «Туган як» газетасы хәбәр итә.

Мондый осталык дәресләре матур бизәвеч ясарга өйрәнергә дә булыша, милли мәдәният белән якыннан танышырга да мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100