news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск укучысы нәсел шәҗәрәсен барлап, 1700 елларга кадәр барып җиткән

Лениногорскиның архив бүлегендә «Минем нәсел шәҗәрәм» дигән республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре ачыкланды.

Лениногорск укучысы нәсел шәҗәрәсен барлап, 1700 елларга кадәр барып җиткән
http://zamansulyshy.ru/

(Лениногорск, 18 апрель, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорск иның архив бүлегендә «Минем нәсел шәҗәрәм» дигән республика бәйгесенең муниципаль этабы булды. Бу чарада балалар яшьләре буенча ике төркемгә бүленеп катнаштылар. Районның Куакбаш мәктәбендә укучы Ләйлә Әхмәтҗанова нәсел җепләре эзеннән 1700 елларга кадәр барып җиткән.

Бәйге шартлары буенча балалар үз гаиләләренең нәсел агачын төзергә тиеш иде. Аның беренче этабы 15 нче февральдән 2 нче апрельгә кадәр дәвам итсә дә, гасырлар дәвамына сузылган нәселнең тамырына төшеп җитү өчен бу бик аз вакыт. Димәк, мондый чараларда бернинди дә әзерлексез генә катншып китү мөмкин түгел.

Бу эштә Ләйләгә ярдәмгә Мәмдүдә әбисе ярдәм иткән. Ул үзе дә тарих, әдәбият белән кызыксынучы кеше. «Туган авылым — Куакбашым» китабының авторы да әле ул. Әтисе Рим һәм әнисе Рушания дә читтә калмаган.

«Минем нәсел шәҗәрәм» бәйгесенең муниципаль этабында аның эше иң яхшыларның берсе дип табылган. Лениногорск архивында узган бәйге этабын берничә кешедән торган жюри кормиссиясе бәяләде. Алар бәйгегә куелган эшләрнең эчтәлеге белән беррәттән, бизәлеш үзенчәлегенә, иҗади ягына да зур игътибар бирделәр.

Нәсел шәҗәрәләре бәйгесендә башлангыч сыйныфта укучы балаларның эшләре аерым каралды. Алар арасында да, җентекләп өйрәнеп, берәмтекләп җыелган кәүсәләрдән торган нәсел агачлары бар иде. 11нче гимназиядә укучы Айгөл Гәрәеваның эше, шулай ук, республика этабында катнашачак. 12 нче лицейдан Аделина Шәймөхәммәтованың шәҗәрәсе, бизәлеше ягынан башкалардан үзгә, үзенчәлекле итеп төзелгән иде. Аның эше дә уңышлы дип бәяләнде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100