news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара халкы Ворошилов һәм Ленин урамнарын төзекләндерү турында фикер алышты

Ял итү зоналарын, шәһәр үзәгендә су агу урыннарын, велосипед инфраструктурасын төзекләндерү, урналар, био-бәдрәфләр урнаштыру һәм башкалар тәкъдим ителде.

Кукмара халкы Ворошилов һәм Ленин урамнарын төзекләндерү турында фикер алышты
Алсу Гатауллина

(Кукмара, 18 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Гатауллина). Кукмара районы китапханәсендә «Архитектура десанты» архитекторлары катнашында Ворошилов һәм Ленин урамнарын төзекләндерү концепциясе проектын тәкъдим иттеләр. Ул 2021 елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсы кысаларында үткәрелә.

Район мәдәният йортында шәһәрнең үзәк урамнарын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булып узган иде. Анда халыкның барлык катлам вәкилләре: яшьләр, хезмәт коллективлары әгъзалары, эшмәкәрләр, өлкән буын вәкилләре катнашты. Ул вакытта һәр төркем урамнарны ничек итеп күрергә теләве турында үз проектын тәкъдим итте.

Ял итү зоналарын, шәһәр үзәгендә су агу урыннарын, велосипед инфраструктурасын төзекләндерү, урналар, био-бәдрәфләр урнаштыру һәм башкалар тәкъдим ителде. Шулай ук халык шәһәрдә балалар кафесы эшли башлавын, бертуган Комаровлар тимер юл тукталышының кассасы янында настиллар урнаштыруларын, тукталышларны төзекләндерүләрен, аларга тагын да заманча исемнәр бирүләрен телиләр.

Әлеге фикер алышулар нигезендә архитекторлар Ворошилов һәм Ленин урамнары нинди булырга тиеш дигән концепция төзеде.

«Шәһәрлеләрнең барлык тәкъдимнәрен һәм теләкләрен исәпкә алулары ошады. Шунысы куанычлы, юллар һәм яктырту мәсьәләсе дә хәл ителәчәк икән. Чөнки төзекләндерелгән территория — теләсә кайсы шәһәрнең визит карточкасы. Ворошилов урамындагы бертуган Комаровлар йорты белән нәрсә булачагын беләсе килә иде. Бу мәсьәлә әлегә ачык калды», — ди Кукмарада яшәүче Эльмира Гарипова.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100