news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә урамнарында 800 мең чәчәк утыртылачак

Агератум, карабодай гөле, петуния, виола, бәрхет, сальвия чәчәк композицияләре урамнарны, паркларны һәм скверларны бизәячәк.

Бөгелмә урамнарында 800 мең чәчәк утыртылачак
http://bugulma-tat.ru

(Бөгелмә, 18 апрель, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Быел Бөгелмә урамнарында 800 мең чәчәк утыртылачак. Агератум, карабодай гөле, петуния, виола, бәрхет, сальвия чәчәк композицияләре урамнарны, паркларны һәм скверларны бизәячәк. Барлык клумбаларның гомуми мәйданы 4500 квадрат метр тәшкил итәчәк.

«Быел безгә 77 клумбаны төзекләндерергә кирәк, бу 2020 ел белән чагыштырганда җидегә күбрәк. 800 мең чәчәк үсентесе утыртырга һәм композицияләр күләмен елдан-ел арттырырга планлаштырабыз», — дип белдерде яшелләндерү җәмгыяте җитәкчесе Илшат Азиһамов эшлекле дүшәмбе вакытында.

Җиңү көненә 352нче Оршан Девизиясе мемориаль комплексында, шулай ук һәйкәл янында чәчәкләр композицияләре утырту планлаштырыла. Бәйрәм итү урыннарын вазоннар һәм кече архитектура формалары бизәячәк. 9 майга кадәр гомуми мәйданы 500 квадрат метр булган чәчәк түтәлләрен төзекләндерү планлаштырыла.

Чәчәк үсентеләрен «яшелләндерү җәмгыяте белгечләре үстерә. Теплицалардагы үсемлекләр өчен уңайлы шартлар комплекслы якын килү хисабына тәэмин ителә. Биредә яктылык бирү системалары, тамчы су сибү бар, бу исә көчле һәм сәламәт үсемлекләр үстерергә мөмкинлек бирә торган үзенчәлекле микроклимат тудыра.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100