Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада Көмеш чишмә төзекләндереләчәк
Әлеге мәсьәлә район башлыгының шәхси сораулар буенча кабул итүендә яңгырады.
(Алабуга, 18 апрель, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга халкы шәхси сораулары буенча кабул итү вакытында район башлыгы Рөстәм Нуриевтан «Гуляй» паркыннан ерак түгел урнашкан Көмеш чишмәне төзекләндерүгә рөхсәт бирүләрен сорады.
«Маяк» инициатив төркеме исеменнән район башлыгына Анастасия Сидорова мөрәҗәгать итте. Алабугалыларны 2010 елда әлеге чишмәне торгызганнан бирле анда башка бернинди эшләр дә үткәрелмәве борчый. Ә берничә ел эчендә ул җимерелә башлады. Хәзер алар аны тәртипкә китерергә тели.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге чишмәне тәртипкә китерү өчен, аның ризалыгы кирәкми. Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе белән бергә иртәгә анда тәртип урнаштырылачак, ә көзен нинди дә булса торгызу эшләрен башкару мөмкинлеген караячаклар.
Кар суы йортыма керә, дип мөрәҗәгать итте район башлыгына Иске Күклек авыл җирлегендә яшәүче Татьяна Черницова. Аның сүзләренчә, ул торакны узган ел сатып алган һәм шулай булыр дип уйламаган да. Йорт уйсу җирдә урнашкан һәм барлык кар суы шунда агып төшә.
Авыл җирлеге башлыгы Аркадий Бахметов экскаватор ярдәмендә суны Татьяна Александровнаның йортыннан читкә алып китә торган траншея казып карарга тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз