Ютазы районы мәшгульлек үзәгендә эштән китәргә ашыкмаска киңәш иттеләр

2020 елның 15 апреленә район мәшгульлек үзәгендә 31 вакансия бар.

(Ютазы, 18 апрель, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Ютазы районы мәшгульлек үзәге директоры Наил Миңневәлиев "коронавирус авыруы аркасында илдә дәвам итә торган үз-үзеңне изоляцияләү шартларында яшәүче гражданнарга мөрәҗәгать итте. Ул кешеләрне булган эшләреннән, дәүләт түли торган эшсезлек буенча пособиеләргә алданып, баш тартырга ашыкмаска чакырды.

Чөнки санитар-эпидемиологик вазгыятьтә Россия Федерациясе Хөкүмәте кабул иткән карарлар вакытлыча, дип аңлатты ул.

Ул турыдын-туры барган трансляция вакытында 2020 елның 8 апреленнән РФ Хөкүмәтенең 460 санлы карары нигезендә «Работа в России» порталы аша эшсез калу турында гариза биреп, учетка басу һәм пособие рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын хәбәр итте.

Апрель аенда онлайн режимда 65 кеше эшсез калу турында гариза биреп тә өлгергән. Әлеге порталда гражданин гаризадан тыш резюмесын да теркәргә тиеш.

Наил Миңневәлиев сүзләренчә, 2020 елның 15 апреленә район мәшгульлек үзәгендә 31 вакансия бар. Гражданнарны эшкә урнаштыру да дистанцион режимда бара. Яраклы эш табылмаган һәм эшкә урнаштыру мөмкин булмаган очракта, кеше, гариза биргән көннән алып 11 көн эчендә эшсез статусын ала һәм аңа тиешле пособие түләнә башлый.