420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). 20 апрельдән башлап Татарстан кешеләре кибеттә һәм җәмәгать транспортында медицина битлеге яки респиратор киеп йөрергә тиеш. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады. Әлеге документ Татарстан Хөкүмәте сайтында чыкты.
«Гражданнарга 2020 елның 20 апреленнән башлап санитария-эпидемиология шартлары яхшырганга кадәр сәүдә һәм хезмәт күрсәтү объектларына кергәндә һәм анда булганда, җәмәгать транспортында булганда шәхси саклану чарасы (маска, респиратор) кулланмау» [тыела], диелә бу документта.