Чирмешәндә яшәүчеләр Казанда белем алучы чит ил студентлар өчен азык-төлек җибәргән

Җыелган азык-төлек студентларга биреләчәк.

(Чирмешән, 18 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районы халкы Казанда югары уку йортларында белем алучы чит ил студентларына гуманитар ярдәм җибәрде.

«Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры үзләрендә укучы, тулай торакта яшәүче чит ил студентларына ярдәм күрсәтә алмассыз микән, дип мөрәҗәгать иткәч, бу гозерне район оешмаларына җиткердек. Авыл халкы бит ул изгелекле, бу тәкъдимне башкаларга да ирештергәч, берничә көндә байтак яшелчә, азык-төлек җыелды. Аны, бер машинага төяп, үзебез үк илтеп тә бирдек», — ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова.

Райондагы 26 мәктәп коллективы әлеге эшкә беренчеләрдән булып кушыла. Алар мәктәп бакчасында үстерелгән, үзләреннән арткан бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, суганны капчыклап китергәннәр. Тозланган, маринадланган яшелчәләр дә җибәргәннәр.

Укытучылар акча җыеп, кибеттән үсемлек мае, ярмалар, макарон эшләнмәләре, хәтта, киптерелгән җиләк-җимеш тә алганнар. Җиде балалар бакчасы, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты һәм Чирмешән аграр техникумы коллективлары да байтак азык-төлек әзерләгән.

Авыл җирлекләре, район мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, «Орион» яшьләр үзәге коллективлары 20 капчык бәрәңге, 55 килограмм суган һәм аш чөгендере туплаган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре өйләреннән капчык-капчык яшелчә китергәннәр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, яшелчәләрдән кала, ярмалар, макарон эшләнмәләре, шикәр комы, үсемлек мае белән дә булышканнар, изге эшкә саллы өлеш керткәннәр.