Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиянең көньягындагы аэропортларның ябылып тору вакыты 26 мартка кадәр озайтылды
Махсус режим 24 февральдә кертелгән иде.
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Россиянең көньягында 24 февральдә кертелгән ябык һава юллары режимы 26 мартка кадәр озайтылды.
«Россиянең көньягындагы аэропортлар ябылып тору 2022 елның 26 марты 3 сәгать 45 минутка кадәр озайтыла», дип яза РИА Новости.
Сүз Ростовтагы Дон, Краснодар, Анапа, Геленджик, Элиста, Ставрополь, Симферополь, шулай ук Белгород, Брянск, Орел, Курск һәм Воронеж аэропортлары турында бара. Шул ук вакытта Сочи аэропорты штат режимында эшләвен дәвам итә.
Моңа кадәр оператор авиаэлемтәне чикләүләрнең 20 мартка кадәр дәвам итәчәге турында белдергән иде. Хәбәрдән аңлашылганча, илнең бу өлешендәге аэропортларның территорияләре гражданнар бортлары өчен имин түгел дип табылган.
Искәртеп үтәбез, 24 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Донбассны яклау буенча махсус хәрби операция башлану турында игълан итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз