news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер атна эчендә дизель ягулыгы арзанайган

Бензин бәяләре элеккеге дәрәҗәдә калды.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). 4 марттан 11 мартка кадәр Казанда дизель ягулыгының бер литры өчен бәя 18 тиенгә кимегән, ул 52,5 сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстанстат бастырган мәгълүматларда күренә.

Әлеге чорда АИ-92, АИ-95 һәм АИ-98 маркалы бензин бәяләре элеккеге дәрәҗәдә калды. Әйтик, АИ-92 нең литры 46,2 сум, АИ-95 — 49,9 сум, ә АИ — 98нең литры 59 сум тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100