news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өйдә һәм стационарда күрсәтелә торган социаль хезмәтләр арткан

«ТР да гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» законга үзгәрешләр кертелде.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда өйдә һәм стационарда күрсәтелә торган социаль хезмәтләр исемлеге киңәйтелгән. 

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова парламент утырышында республикада өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны тәрбияләү системасы булдырылганын әйтте. Барлыгы җиде яңа социаль хезмәт кертелә.

Бу күзлек, колак аппаратлары җайланмаларын куллануда, кер юу, үтүкләү, урын-җирне алмаштыруда ярдәм итү, инвалидларны караучыларга тиешле  социаль хезмәтләрне алучыларга консультация бирү, психологик патронаж, хәрәкәтләнергә булышу кебек яңа хезмәтләр.

Министр сүзләренчә, өйдә күрсәтелә торган социаль хезмәтләрдән медицина хезмәтләре гамәлдән чыгарыла. Бу сәламәтлек торышын күзәтеп тору, табиб билгеләгән медицина процедураларын уздыру, сәламәтлек торышында тайпылышларны ачыклау өчен даими күзәтеп тору  хезмәтләре. Аларны медицина оешмалары күрсәтәчәк.

Шул рәвешле, «ТР да гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» законга үзгәрешләр кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100