news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» һәм «Сахамедиа» мәгълүмати хезмәттәшлек турындагы меморандумны имзалады

Медиахолдинглар даими рәвештә төбәкләр турындагы актуаль мәгълүмат белән алмашып торачак.

«Татмедиа» һәм «Сахамедиа» мәгълүмати хезмәттәшлек турындагы меморандумны имзалады

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). «Татмедиа» һәм «Сахамедиа» оешмалары мәгълүмати хезмәттәшлек турындагы меморандумны имзалады. Хәзер алар даими рәвештә Татарстан һәм Якутия турындагы актуаль мәгълүмат белән алмашып торачак.

«Татарлар Россиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Якутиядә дә яши, Татарстандагы вакыйгалар алар өчен дә кызыклы. Шул исәптән төбәкләрдәге яңалыклар бездә дә кызыксыну уята. Алар безгә яңалыклар, фотолар җибәрә ала. Нәтиҗәдә, татарлар бөтен җирдә дә өстәмә кызыклы мәгълүмат алсын өчен ике якка да файдалы элемтәләр булдырыла», — дип искәртте «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Ул «Татмедиа»ның инде берничә ел тугандаш республикалар белән мөнәсәбәтләрне актив рәвештә җайга салуын билгеләп үтте. Казахстан, Үзбәкстан һәм Башкортстан белән элемтәләр урнаштырылды. Якутия вәкилләре дә хезмәттәшлеккә карата кызыксыну белдергән, алар үзләре меморандум имзалау тәкъдиме белән чыккан.

«Хәзер „Сахамедиа“ журналистларының татар коллегаларының алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү, әйдәп баручы басмаларда (шул исәптән милли газета-журналларда да) стажировка үтү мөмкинлеге барлыкка килде. Ә безнең ресурсларны укучыларның күпсанлы аудиториясе шәһәр тормышында барган мөһим вакыйгалар турында оператив мәгълүмат алачак», — дип искәртте «Сахамедиа» АҖ җитәкчесе Алексей Чертков.

Илнең төрле төбәкләрендәге гаммәви мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек — төбәкләрдә заманча мәгълүмат киңлеген уңышлы үстерү өчен ачкыч ул, диде Чертков.

Меморандум Татарстанда Якутия көннәрен (аны быел оештыру күздә тотыла) үткәрү алдыннан имзаланды.

«Татмедиа» АҖ — Татарстанның иң зур медиакомпаниясе. Аның составына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 14 журнал, 17 телеканал, 10 радиоканал, Интернеттагы 80 сайт, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы керә.

«Сахамедиа» АҖ «Якутия» һәм «Саха сирэ» республика газеталарын чыгара, аларның йөз елдан артык тарихы бар. Моннан тыш, аның составына республикадагы һәм Ерак Көнчыгыштагы беренче мәгълүмат агентлыгы YSIA.RU, Edersaas.ru, YakutiaDaily.ru һәм Yakutia.aif.ru сайтлары керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100