Казанда Нәүрүз бәйрәме программасы билгеле

21 мартта «Нәүрүз гүзәле» һәм «Нәүрүз батыр» бәйгеләре, Пылау фестивале һәм башка чаралар була.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). 21 мартта Казан ипподромында Нәүрүз бәйрәме — төрки һәм иран халыкларының язгы көн белән төн тигезлегенә туры килгән Яңа ел бәйрәме уңаеннан халык күңел ачулар була.

Төп сәхнәдә Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм программасына беренче тапкыр пылау фестивале кертелде, дип хәбәр итте Казан мэриясе Татарстан Халыклары дуслыгы йортына сылтама белән.

Казанлылар аш-су татып караячак, иң яхшы оста һәм рецепт өчен тавыш бирәчәк, ә соңыннан җиңүчегә бүләк — казан тапшырыла. Бәйрәмдә пылаудан тыш, Нәүрүзнең төп ризыкларының берсен — шыттырылган бодай бөртекләреннән сумаләк татып карарга мөмкин була.

Урам театры үзенең бәйрәм программасын әзерләгән. Шулай ук казанлылар традицион халык уеннарында һәм күңел ачуларында катнаша, джамперлар тамашасын карый, милли-мәдәни автономияләр арасында киез итекләр белән хоккей буенча чемпионатта катнашучылар өчен җан ата ала.

«Нәүрүз гүзәле» һәм «Нәүрүз батыр» дигән ике матурлык һәм талант бәйгесе планлаштырылган. Көн дәвамында бәйрәм мәйданчыгында Этномаркет узачак, анда үзенчәлекле осталар милли колорит белән үз эшләрен сатуга куячак.

Нәүрүз бәйрәме «Казан» ат спорты комплексында (Патрис Лумумба урамы, 47а) 10.00 сәгатьтә башлана, рәсми ачылу төш вакытына билгеләнгән. Бу көнне бәйрәмгә эләгә алмаган кешеләр өчен беренче тапкыр социаль челтәрләрдә трансляция оештырылачак, диелә хәбәрдә.