news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гражданнарның торакка хокуклары буенча закон проектлары кабул ителде

Милекчеләргә, акча өстәп, зуррак мәйданлы торак сатып алырга да мөмкин. Моның өчен ана капиталы һәм дәүләт торак сертификаты акчаларын кулланырга була.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары территорияләрнең комплекслы төзелешендә гражданнарның торакка хокукларын яклауга юнәлдерелгән закон проектларын кабул итте.

«Гражданнарның торакка хокукларын яклауны тәэмин итү» турында законга үзгәрешләр керткән закон проекты территорияләрне комплекслы үстерү өлкәсендә гражданнарның торакка хокукларына гарантияләр билгели. Кеше киткән торакка алмашка шундый ук бәядәге торак бирелә.

Милекчеләргә, акча өстәп, зуррак мәйданлы торак сатып алырга да мөмкин. Моның өчен ана капиталы һәм дәүләт торак сертификаты акчаларын кулланырга була.

Шулай ук, милекчеләр һәм торакны арендага алучылар социаль найм килешүләре буенча бирелә торган торакка мохтаҗлар сыйфатында учетта да кала ала.

Икенче закон проекты «ТР да шәһәр төзү эшчәнлеге турында» законга үзгәрешләр кертә. Аның нигезендә, авария хәлендә дип танылмаган һәм сүтүгә яки үзгәртеп коруга каралган күп фатирлы йорт милекчекләренең гомуми җыелышларын үткәрү вакыты билгеләнгән. Шулай ук, территорияләрне комплекслы үстерү чикләрендә урнашкан йортларның критерийлары билгеләнә.

Өченче закон проект буенча торак милекчеләрен капремонтка акча түләүдән иртәрәк азат итү күздә тотыла. «ТР да күп фатирлы торак йлртларда гомуми милеккә капиталь ремонт үткәрү турында» законнарга үзгәрешләр кертелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100