news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Сәләховны Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайладылар

Сити-менеджер вазифасына «Шәһәр инфраструктурасы дирекциясе» һәм «ПАД» муниципаль унитар предприятиеләре җитәкчеләре дәгъва кылды.

 Фәрит Сәләховны Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайладылар
http://nabchelny.ru/

(Чаллы, 18 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Бүген Чаллы шәһәр Советының чираттагы утырышында башкарма комитет җитәкчесен сайладылар. Ринат Абдуллин Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына эшкә киткәч, бу урын бушаган иде. Депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән Автошәһәрнең сити-менеджерын сайлады. Ул — Фәрит Сәләхов, аның өчен барлык катнашучылар да тавыш бирде.

4 мартта вазифага билгеләүгә конкурс узды. Комиссия дүрт гаризаны карады, аларның икесе дәгъвачыларда идарәче тәҗрибәсе һәм муниципаль стаж булмау сәбәпле кире кагылды. Бүген сити-менеджер вазифасына «Шәһәр инфраструктурасы дирекциясе» МУП җитәкчесе Илнар Минһаҗев һәм «ПАД» МУП башлыгы Фәрит Сәләхов тәкъдим итте.

Илнар Минһаҗев Минзәлә районында туган, Кама политехника институтын тәмамлаган, җиде ел муниципаль стажы бар. Соңгы елларда эшчәнлек төре буенча «Имин шәһәр» программасын гамәлгә ашыруга турыдан-туры катнашы бар иде, шуңа күрә Автошәһәр үсешенең төп векторы халыкның тормыш иминлеген тәэмин итү булырга тиеш, дип саный.

Аның фикеренчә, «куркынычсызлык» төшенчәсе тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрен колачлый — сәламәтлек саклау өлкәсеннән алып яшьләрнең ялын оештыру белән тәмамлана. Шуңа күрә театрлар, спорт комплекслары төзелеше, йогышлы авырулар хастаханәсен капиталь төзекләндерү һәм башкалар белән бәйле барлык планнарны гамәлгә ашыру бик мөһим.

Фәрит Сәләховка 34 яшь, Буа районында туган, юриспруденция һәм төзелеш буенча ике югары белеме бар. Аның сүзләренчә, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына билгеләнгән очракта, Чаллының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга аерым игътибар бирергә ниятли. Аның фикеренчә, моның өчен шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшырту белән шөгыльләнергә кирәк.

Бу - ипотекага йөрт төзелешен арттыру исәбенә медицина кадрларын җәлеп итү, спорт һәм мәдәни корылмалар челтәре барлыкка килү исәбенә яшьләрне үзебездә калдыру, Техник университет булдыру һәм «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру өстендә эшләү. Барлык проектлар буенча шәһәрдә яшәүчеләр белән фикер алышырга кирәклеген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100