Кырымда сәламәтләндерү лагеренда баланың ялы өчен юллама бәясе, юл чыгымнарыннан башка, уртача 6,5 мең сум тәшкил итә

Ел саен Кара диңгез яры буенда Татарстаннан уртача 5,6 меңләп бала ял итә

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Хәзерге вакытта балаларның һәм яшьләрнең Кара диңгез яры буенда ялын оештыру буенча әзерлек эшләре алып барыла. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин хәбәр итте. Брифинг туризм һәм балаларны сәламәтләндерү ялы өлкәсендә Татарстан Республикасы һәм Кырым Автономияле Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә багышланган иде.

Рөстәм Гарифуллин сүзләренә караганда, республикада балаларны Кара диңгез ярында ял иттерүгә ихтыяҗ зур. “Черноморец” республика үзәге Кара диңгез ярында балалар һәм яшьләрнең ялын оештыручы буларак 1994 нче елдан бирле эшли, ел саен ул уртача 5,6 меңләп баланың ялын тәэмин итә”, - дип белдерде ул. Һәр ел республика балалары 8 стационар лагерьда ял итә, аларның алтысы Кырым ярымутравында урнашкан. Былтыр Кырымда Татарстаннан 2,4 мең бала ял иткән.

Рөстәм Гарифуллин билгеләп узганча, Кырымда сәламәтләндерү лагеренда баланың ялы өчен юллама бәясе уртача 6,5 мең сум тәшкил итә, юл чыгымнары уртача 11-12 мең сумга төшә. Кара диңгез яры буендагы ял буенча барлык нечкәлекләрне белү өчен, “Черноморец” дәүләт бюджет учреждениесенең (843) 293-90-52 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Министр урынбасары сүзләреннән аңлашылганча, быел балалар һәм яшьләрнең Кара диңгез ярындагы ялын оештыру буенча 20 профильле программа гамәлгә ашырылачак. Алар республиканың вариатив программалары конкурсы нигезендә сайлап алынган. Барлык лагерьлар Кырым табигатенең иң күркәм почмакларында, диңгез ярының беренче линиясендә, санаторийлар базасында урнашкан.

Рөстәм Гарифуллин әйтүенчә, балаларны тимер юл белән илтү өчен, махсуслаштырылган балалар составлары формалаштырыла. Аларны мәдәни массакүләм чаралар урыннарына озатып кую, каршы алу – барлык куркынычсызлык чаралары кайгыртылачак.