Балтач районында ипине “ак-кара”га бүлмичә, пешерүчегә бәйләп атыйлар

Күчтәнәчкә “Колхоз ипие”н хуп күрәләр

 (Казан, 18 март, “Татар-информ”). Балтач районында ипине “ак-кара”га бүлмичә, ягъни ипи-күмәч дип түгел, нәкъ менә пешерүчегә бәйләп, “Казан ипие”, “Чаллы ипие”, “Радик ипие” дип йөртәләр. Алар арасында “Колхоз ипие” дигәне дә бар. Исеменнән аңлашылганча, монысы колхоз пекарнясында пешерелә. “Колхоз ипие” башкалардан аерылып тора. Күпереп пешкән, хуш исле, бәясе дә чагыштырмача очсыз. Безнең авылларга ул мичтән үк, ягъни кайнар килеш чыгарыла. Аны күчтәнәчкә алып китүчеләр дә бар, дип яза “Хезмәт” газетасы.