news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама IT-парклы булачак

Анда осталык дәресләре, фикер алышулар, квалификация күтәрү курслары һәм семинарлар үткәрү планлаштырыла.

Түбән Кама IT-парклы булачак
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Якын арада Түбән Каманың үз IT-паркы барлыкка киләчәк. Беренче вакытта ул «Кванториум» балалар технопаркында урнашачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Алга таба үсеш һәм килүчеләр санына караячакбыз», — дип ачыклык кертте Түбән Кама мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов.

Аның сүзләренчә, шәһәр һәм аның халкы өчен IT-парк кирәк, чөнки аның төп максаты — Түбән Камада IT-тармакның тизләтелгән үсешенә ярдәм итү.

«Ышанам ки, безнең парк IT-өлкә белән мавыгучы түбәнкамалыларны җәлеп итү урынына, шулай ук актив һәм талантлы кешеләргә үз идеяләрен уңай шартлар, фәнни һәм финанс ярдәме хисабына чын бизнес-проектларга әверелдерә торган мәйданчык булыр. Өстәмә рәвештә осталык дәресләре, фикер алышулар, квалификация күтәрү курслары һәм семинарлар үткәрү планлаштырыла», — ди Максим Шаронов.

Бүгенге көндә «IT-парк» муниципаль вәкиллеген үстерү кысаларында Түбән Кама районында технологик эшмәкәрлекне үстерү һәм халык арасында цифрлы компетенцияләрне үстерү юнәлешендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә имза куелды.

«Әлеге килешү якын арада Түбән Кама районы җирлегендә IT-парк вәкиллеге булачагын раслый», — диде мәгълүмат үзәге директоры.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100