Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургта «Татар Петербургы» гидлар һәм туган якны өйрәнүчеләр клубы төзелде
Клуб Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге каршында эшли.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллегендә «Татар Петербургы» гидлар һәм туган якны өйрәнүчеләр клубының оештыру киңәшмәсе узды.
Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чарада Санкт-Петербургның танылган туган якны өйрәнүчеләре һәм гидлары Альмира Таһирҗанова, Рәхим Теләшов, Фәридә Нәҗмиева, Зөһрә Әхмәтҗанова катнашты. Очрашуга шулай ук Татарстан белән эшләүче Петербургның «Премьера Трэвэл», «Шәүлегән», «Бон тур», «Иҗади планета», «Ладья» туристлык компанияләре җитәкчеләре һәм вәкилләре, туроператорлары чакырылган иде.
Ренат Вәлиуллин Татарстанның туристларны җәлеп итүчәнлеге турында сөйләде һәм республикада чикләүләр юк, әмма социаль дистанция һәм битлек режимы принципларын үтәп, музейлар, театрлар, кинотеатрлар, күңел ачу һәм сәүдә үзәкләре эшләвен әйтте.
Татарстан Республикасында «Күршеләргә кунакка» һәм «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» программалары, «2+1» махсус тәкъдиме, «Сарайлар һәм мәчетләр» төбәкара программасы эшләнгән. Җиде көнлек турда бер сәяхәттә ике шәһәрнең - Санкт-Петербург һәм Казанның истәлекле урыннарын күреп була.
Visit Tatarstan рәсми интернет-порталында «кышкы» программалар һәм туристлар өчен күңел ачу чаралары белән танышырга мөмкин.
Ул шулай ук Татарстан Республикасы вәкиллегенең «Татар Петербургы» Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы белән хезмәттәшлегенең мөһимлеген билгеләп үтте, анда мәгълүмати, реклама һәм танып-белү материалларын, Петербург туроператорлары программаларын урнаштырырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз