Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Салкын кыш коммуналь хезмәтләр өчен түләүне арттыруга сәбәп булганы әйтелде
Җылылык белән тәэминатта былтыр тариф 3,3 процентка, быел 3,8 процентка арткан.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Салкын кыш коммуналь хезмәтләр өчен түләүне арттыруга сәбәп булды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы утырышында сүз барды.
«Гыйнвар-февральдә җылылык энергиясенә тариф артты. Предприятиеләр билгеләнгән тарифны куллана. Кулланучыларга җиткерелә торган түләү ул тарифтан гына түгел, кулланган коммуналь хезмәтләрнең күләменнән дә тора», — дип белдерде Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов.
Кулланылган җылылык һава шартларына бәйле булуын искәртте. «Декабрьдә, гыйнвар һәм февральдә булган салкын һава шартлары былтыргыдан аерыла. Йортларда, биналарда температураны тиешле дәрәҗәдә тотар өчен җылылык энергиясе дә күбрәк эшләп чыгарыла», — дип әйтте.
Ул федераль закон буенча 1 гыйнвардан коммуналь хезмәтләргә тарифлар арттыруны тыю кертелгәнен искәртте.
Павлов һәр төбәктә коммуналь хезмәтләр буенча түләүләрне арттыруның чикле индекслары билгеләнгәнен искәртте. 2020 елда алар республикада 4 процент, 2021 елда 4,4 процент. Җылылык белән тәэминатта былтыр тариф 3,3 процентка, быел 3,8 процентка арткан.
«Предприятиеләр ел саен тарифлар 10-20 процентка, кайбер оешмалар 130 процентка кадәр артканын әйтәләр. Дәүләт комитеты предприятиеләр өчен билгеләнгән тарифлар үтәлешен тикшереп тора. Үтәлмәсә, штраф каралган», — диде Сергей Павлов. Быелгы кышта андый хокук бозулар булмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз