news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сөембикә» журналының февраль санындагы тәбрикләмә-хатны почта аша җибәреп була

«Сөембикә»нең быелгы икенче санын тәкъдим итү кичәсендә журналның геройлары катнашты.

«Сөембикә» журналының февраль санындагы тәбрикләмә-хатны почта аша җибәреп була
Гөлүзә Ибраһимова

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Сөембикә» журналының быелгы икенче санында килгән тәбрикләмәне почта аша җибәреп була. «Хатлар йорты» тәбрикләмәсе универсаль открытка формасында ясалган.

«Журналның тарихи саны чыкты дип әйтергә кирәк, чөнки әлегә кадәр журнал эчендә конвертта тәбрикләмә-хат булганы юк иде. Бу безнең өчен дә бик зур вакыйга, журнал индустриясе өчен дә яңа сулыш дип уйлыйм. Ул бик күпләрне хатлар язышуга илһамландырсын иде», — дип сөйләде «Хатлар йорты» проекты авторы Энҗе Садыйкова.

Энҗе Садыйкова — номерның бер герое. Татарстан республикасы Милли китапханәсендә «Сөембикә» журналының икенче санын тәкъдим итү кичәсендә башка геройларда да катнашты. Кичәдә шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, «Егет солтаны» рубрикасы кунагы, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илдус Әхмәтҗанов чыгыш ясады.

Килгән кунаклар арасыннан шулай ук җырчы Гөлзадә Сафиуллина, Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе солисты Илгиз Мөхетдинов, Казан шәһәр филармониясе солисты Гөлшат Имамиева чыгыш ясады.

«Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова журнал санын тәкъдим итү кичәләренең дәвамы булачагын әйтте.

«1970 елларда „Азат хатын“ журналы редакциясендә кызыклы очрашулар клубы эшләп килгән. Бүгенге кичәнең шул клубның яңадан эшләп китүенә этәргеч булуына өметләнәм. Өч айга бер шундый кичә үткәрербез дип уйлаган идек. Бүгенге җылы очрашудан соң айга бер күрешсәк та, әйбәт булыр дип уйлыйм», — дип сөйләде баш мөхәррир.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100