news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Органик продукция җитештерүгә тотыныр вакыт җитте

Закон проекты буенча, органик продукция җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү дә күздә тотыла.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген парламент утырышында «Татарстан Республикасында органик продукция җитештерүне үстерү турында» ТР закон проекты беренче укылышта кабул ителде. «Республикада һәм тулаем илдә шушы эшкә тотыныр вакыт җитте», — диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин

Закон проекты буенча, Татарстан Республикасында органик продукция җитештерү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре һәм дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләре билгеләнгән.

«Халык сәламәтлегенә йогынты ясый торган продукция сыйфаты турында сөйләгәндә, бу актуаль закон проектларының берсе. Моңа шактый вакыт һәм финанс чаралары кирәк булачак. Монысы аңлашыла», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул закон проектына Хөкүмәттән тәкъдимнәр дә өстәләчәген әйтте.

Экология, табигатьтә файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев халыкны экологик чиста продукция белән тәэмин итү мөһимлеген әйтте.

«Органик производство авыл хуҗалыгы структурасында аерым урынны алып торырга, пестицидлар, ГМО, антибиотик, азык-төлек кушылмалары, үсеш гормоннарыннан баш тарту белән бәйле яңа алымнар белән эшләргә тиеш», — диде комитет рәисе.

«Органик продукция күп була алмый, анда уңыш түбәнрәк булачак. Иң мөһиме — бу маркетинг алымына гына әйләнмәсен, бу эшкә җитди карарга кирәк», — дип фикерен белдерде депутат Марат Галиев.

Закон проекты буенча, органик продукция җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү дә күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100