Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эчке эшләр министрлыгы номерсыз машиналарның хуҗаларын җавапка тарту фикерен хуплады
«Эвакуацияләү мәсьәләсеннән кала без аларны хуплыйбыз, чөнки эвакуацияләү федераль дәрәҗәдә хәл ителә торган сорау», — дип искәртте Артем Хохорин.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы Казан мэриясенең номерсыз машиналарның хуҗаларын җаваплылыкка тарту турында инициативасын хуплады.
«Тулаем алганда, без бу теманы аңлыйбыз һәм хуплыйбыз», — диде ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында.
«Тукталышларда, парковкаларда номерсыз машиналар өчен административ җаваплылык каралмаган. Күптән түгел Казан башкарма комитеты мондый җаваплылыкны кертү турында закон проектын кертте. Эвакуацияләү мәсьәләсеннән кала без аларны хуплыйбыз, чөнки эвакуацияләү федераль дәрәҗәдә хәл ителә торган сорау», — дип искәртте Хохорин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз