news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буаның өч авыл җирлеге биләмәләре Буа шәһәренә кушыла

Район башлыгы сүзләренчә, яңа җирләр Буадан торак төзелеше күләмнәрен арттыру өчен дә кирәк. Бу социаль программаларны гамәлгә ашырып, шәхси торак төзелешен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Буа районының Түбән Наратбаш, Татар Буасы, Ырыңгы авыл җирлекләре чикләренә кергән җир кишәрлекләре Буа районының «Буа» шәһәре территориясе составына кертелә.

Бу сорау бүген Дәүләт Советы утырышында каралды. Буа районы башлыгы Рәнис Камартдинов Түбән Наратбашның 50 га, Татар Буасының 250 га һәм Ырыңгының 285 га җир мәйданнары Буа составына кертелүен әйтте.

Үзгәрешләр генераль план эшләнгәч кертелгән. «Яңа җирләр Буадан торак төзелеше күләмнәрен арттыру өчен дә кирәк. Бу социаль программаларны гамәлгә ашырып, шәхси торак төзелешен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк», — диде район башлыгы.

Чикләрне үзгәртү турындагы сорау җәмәгать тыңлауларына чыгарылган, һәм халык моны хуплаган. Закон проектын кабул итү ТР бюджетыннан өстәмә чыгымнарга китерми.

Шулай ук, «Буа шәһәре» муниципаль берәмлеге һәм Ырыңгы авыл җирлеге белән чиктәш җирдә 27нче тоташу урыны үзгәрүгә бәйле рәвештә, Кайбыч авыл җирлеге чикләренең картографик тасвирламасы тәңгәлләштерелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100