news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азат Ахунов борынгы каберлекләр бульдозерлар белән юкка чыгарылган районнарны атады

Галим әйтүенчә, Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чоры каберташлары кеше йөрми торган иске зиратларда урнашкан.

Азат Ахунов борынгы каберлекләр бульдозерлар белән юкка чыгарылган районнарны атады
Азат Ахуновның шәхси архивы

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар галимнәре Татарстанда урнашкан борынгы каберташларны табу һәм теркәү буенча экспедиция уздырган.

«2019 елда Биектау районы авыллары буйлап йөргәндә Казан ханлыгы чоры ташлары бик начар хәлдә икәнлеген ачыкладык, алар каралмаган иде. Биектау районының кайбер авылларында бу хәлдән бик җиңел котылганнар — бульдозер белән кереп, каберташларны җир белән тигезләп чыкканнар. Бернәрсә дә калмаган», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов.

Икенче төркем галимнәр Буа районында, иске агачларны чистарту максаты белән, каберташлар җир белән тигезләнелгәнен әйтте.

Азат Ахунов каберташларның, нигездә, иске зиратларда урнашканын сөйләде. «Ул урынга җирле халык йөрми, чөнки анда урманлык, агачларны кисүне гөнаһ эш дип саныйлар, кешеләр иске зиратларга барырга курка. Саратов, Самара, Кыргызстан, Үзбәкстан районнарын йөреп чыктык. Төп максатыбыз — сакланып калган мирасны булдыра алганча халыкка җиткерү», — диде ул.

«Каберташлар өйрәнелергә тиеш, чөнки еллар узган саен алар югала. 300-500 ел сакланып калган каберташлары тиз арада юкка чыга бара. Монда экологиянең тәэсире дә бар. Мәсәлән, Тәтеш районы Зур Әтрәс авылында 1960-1970 елларда теркәлгән 50 ташның хәзер егермесе юк», — диде Азат Ахунов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100