news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналистика өлкәсендә «Бәллүр каләм» премиясенә гаризалар кабул ителә башлады

2020 елның махсус проектлары – «Россия Федерациясендә театр елы», «Бөтенроссия халык санын алу 2020», «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы», «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы», «Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы», «WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты».

Журналистика өлкәсендә «Бәллүр каләм» премиясенә гаризалар кабул ителә башлады

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). «Бәллүр каләм» XXIII республика конкурс-премиясенә гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта премиянең оештыру комитеты хәбәр итә.

Конкурс «Һөнәргә тугрылык», «Елның иң яхшы редакциясе», «Елның иң яхшы журналисты», «Объектив аша караш», «Туган тел» номинацияләре буенча үткәрелә.

2020 елның махсус проектлары — «Россия Федерациясендә театр елы», «Бөтенроссия халык санын алу - 2020», «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы», «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы», «Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы», «WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты».

Конкурска эшләр агымдагы елның 13 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420080, Казан ш., Декабристлар ур., 179нчы йорт. Эшләр «ТР журналистикасы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXIII конкурсына (премиягә)» тамгасы белән тапшырыла. Мәгълүматны (843) 555-85-11, 555-76-03 телефоннары аша ачыкларга була.

Бәйге Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Журналистлар берлеге белән берлектә оештырыла.

Узган ел «Бәллүр каләм» бәйгесенә 1,5 меңнән артык эш килде, 13 җиңүче сайланды, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100