news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сарман икмәге»ндә «ТАССРга 100 ел» билгесе булачак

Бүгенге көндә «Сарман икмәге» продукциясе республиканың җиде районында сатыла.

«Сарман икмәге»ндә «ТАССРга 100 ел» билгесе булачак
http://sarman-rt.ru/

(Сарман, 18 февраль, «Татар-информ», «Сарман»). «Сарман икмәге» җәмгыяте продукциясендә «ТАССРга 100 ел» дигән мәгълүмат билгесе урнаштырылачак. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин ширкәт директоры Рөстәм Нуруллинга юбилей билгесен легаль файдалану турында сертификат һәм «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен тапшырды. Бу хакта «Сарман» газетасы яза.

Тантана Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган чара кысаларында узды. Әфган сугышында булган солдатлар, әфганчыларның әти-әниләре, якыннары митингтан соң ширкәт кафесы директоры кафесына җыелды. Алар өчен өстәлләр һәм бәйрәм кичәсе оештырылды.

Рөстәм Нуруллин үз эшчәнлеген кечкенә генә кибеттән башлады. Бүгенге көндә ул районның эре эшмәкәрләренең берсе, район башлыгы каршындагы Эшмәкәрлек советы рәисе булып тора. Рөстәм Нуруллин җәмәгать туклануы оешмалары, «Весна» кибетләре челтәренең хуҗасы.

Ул районда икмәк пешерү традицияләрен яңартып, 2011 елда «Сарман икмәге» ширкәтенә нигез сала.

Оешма икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре, тортлар җитештерү белән шөгыльләнә. Ул илледән артык төр продукция чыгара. «Сарман икмәге «нең даны ТАССР чорыннан ук киң таралган булган. Нуруллин аны элеккеге дәрәҗәсенә кире кайтара алган.

Бүгенге көндә «Сарман икмәге» продукциясе республиканың җиде районында сатыла.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100