news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин: Файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен арендага бирүне карарга кирәк

Татарстанның Яшел Үзән районында 4,4 мең гектардан артык файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре ачыкланган, шул ук вакытта 1028 гектар гына әйләнешкә кертелгән.

Песошин: Файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен арендага бирүне карарга кирәк
архив

(Яшел Үзән, 18 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләрне арендага бирү мәсьәләсен карарга кирәк. Яшел Үзән районы территориясендә җиргә мохтаҗ фермерлар булырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән районы һәм шәһәре Советларының уртак утырышында белдерде.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов контролендә булган мәсьәләләрнең берсе – файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен авыл хуҗалыгы әйләнешенә җәлеп итү», – диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Яшел Үзән районында 4,4 мең гектардан артык шундый җирләр ачыкланды, шул ук вакытта 1028 гектар гына әйләнешкә кертелгән. «Район башлыгы игътибарын муниципаль җир контролен көчәйтү, тикшерүләр үткәрүне тәэмин итү кирәклегенә юнәлтәм. Гамәлдәге законнарны бозу очрагында, тиешле чаралар күрү өчен, материалларны күзәтү органнарына җибәрергә кирәк», - диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100